«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган ТР Урманны саклау үзәгенең инженер-урман патологлары дәүләт урман патологиясен мониторинглау кысаларында республиканың урман массивларында феромон тозаклар урнаштыру эшләрен төгәлләделәр.
Барлыгы биш маршрут юлында 15 тозак урнаштырылган. Парсыз ефәк күбәләге, яшел имән яфрак бөтергечләре һәм дүләнә яфрак бөтергечләре популяцияләрен агымдагы елның август ахырына кадәр күзәтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, феромон күзәтчелеге урман корткычларына карата җирдән сайланма күзәтү ысулларының берсе булып тора. Мониторинг нәтиҗәләре буенча ТР Урманны саклау үзәге белгечләре урман корткычларының сан динамикасы һәм урманнар өчен мөмкин булган куркынычлар турында фаразлар әзерләячәкләр. Алынган мәгълүматлар нигезендә, кирәк булган очракта, урманнарны саклау чаралары билгеләнәчәк һәм үткәреләчәк.