ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда урман тармагының яшь белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр күләме арттырылды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасында урман тармагының яшь белгечләренә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә эшкә урнашканда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр күләме арттырылды.

Исегезгә төшерәбез, элек һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр 300 мең сум күләмендә түләү алырга мөмкин иде. Хәзер суммалар 300 һәм 500 мең сумга кадәр арттырылды. Шулай ук мондый ярдәм алырга хокуклы яшь белгечләрнең яше 30 дан 35 яшькә кадәр арттырылды.

Түләүне алу буенча урман профилендәге уку йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгән көннән кимендә өч ел учреждениеләрдә эшләргә тиеш булган яшь белгечләр дәгъва итә ала.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=1646489.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International