Тәтеш урманчылыгы территориясендә 112 гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Тәтеш урманчылыгы территориясендә урман культураларын агротехник карау буенча 112 гектар мәйданда эшләр башкарылган. Бу хакта «Тәтеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Рәис Хәлитов сөйләде.

«Урман культураларын агротехник карау – утыртылган урман культураларының сакланышын тәэмин итү процессында мөһим этап, – диде ул. – Без бу чараларны вакытында үткәрүгә аерым игътибар бирәбез, чөнки утыртмаларның сыйфаты һәм үсеп китүе турыдан-туры алардан тора».

Аның сүзләренә караганда, быел мондый эшләр 791 гектар мәйданда планлаштырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International