Бүген Министрлыкта ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә эш киңәшмәсе булды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкче-урманчылар, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасына ретроспектив мәгълүматлар кертү. Илгизәр Зарипов ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә бу юнәлештә эшне активлаштырырга кушты.
«Мәгълүматларны УК ФДМС кертү – урман хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру өчен мөһим этапларның берсе, системаны мөмкин кадәр тулы һәм сыйфатлы итеп тутыруны тәэмин итәргә кирәк», – диде ул.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ кабул итү кампаниясенең барышы, шулай ук Идел буе хәрби казак җәмгыятенең Татарстан округ казак җәмгыяте белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.