Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендә эш юнәлешләре турында фикер алыштылар

2025 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы вәкиле Илгиз Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, икътисад, дәүләт заказы урнаштыру һәм түләүләрне администрацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Артем Николаев һәм «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин сөйләде.

Эльвира Зыятдинова үз чыгышында, быел декларация кампаниясе кысаларында 49 дәүләт граждан хезмәткәре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 56 җитәкчесе керемнәре турында мәгълүмат бирде, дип сөйләде.

«Хәзерге вакытта тапшырылган белешмәләргә анализ ясала, – диде ул. – Беренче яртыеллыкта Министрлыкка 6 кеше эшкә урнашты, аларның һәркайсы белән коррупциягә каршы тору өлкәсендәге закон таләпләре турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде».

Эльвира Зыятдинова шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупциянең торышы һәм 2024 елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турындагы хисапны тәкъдим итте.

Артем Николаев 2025 елда Министрлыкта дәүләт ихтыяҗлары өчен башкарылган товарлар, эшләр, хезмәтләр турында мәгълүмат бирде. Ул ассызыклаганча, барлык сатып алулар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алулар, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә контракт системасы турында» 05.04.2013 ел, №44-ФЗ федераль законы таләпләренә туры китереп башкарылган.

«Барлыгы 46 килешү төзелде, шул исәптән 5 контракт, – диде Артем Николаев. – Алдагы чорга «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында 3 берәмлек пилотсыз авиация системасын сатып алу планлаштырыла.

Наил Абдуллин «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру йомгакларына тукталды.

«Учреждениеләрдә коррупциягә каршы көрәш эшенә аерым игътибар бирелә, – дип ассызыклады ул. – Комиссияләр төзелде, коррупциягә каршы сәясәт кысаларында чаралар планы расланды, акчаларның максатчан кулланылуын контрольдә тоту гамәлгә ашырыла, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда закон таләпләренең үтәлеше контрольдә тотыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International