«Коррупциягә каршы бергәләп!» халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: «Иң яхшы видеоролик», «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы рәсем».
Катнашуга гаризаны 2025 елның 1 октябреннән конкурс сайтында бирергә мөмкин: https://www.anticorruption.life/.
Конкурска йомгаклар агымдагы елның декабрендә ясалачак.