«Лаеш урманчылыгы» ДКУда 2025 елның 1 нче яртыеллыгына йомгаклар ясалды. Киңәшмәне җитәкче-урманчы Валерий Изибеков үткәрде. Фикер алышуда урманчылык һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш барышында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган чаралар нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Аерым алганда, җитәкче-урманчы урынбасары Фәнил Фазлыев хәбәр иткәнчә, быел Лаеш урманчылыгы урман фонды территориясендә 12 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, 28,1 гектарда – урман культураларын тулыландыру, 0,5 гектарда базислы урман питомникларында орлыклар чәчү эшләре башкарылган. Бүгенге көндә урман культураларын агротехник карау алып барыла.
Алдагы чорга бурычлар буларак урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урманнарны табигый торгызу, санитария-савыктыру чараларын үткәрү һ.б. билгеләнгән.