Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Эдуард Леонтьев рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Утырышны ачып, Эдуард Леонтьев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Идел буе федераль округы территориясендә 196 урман янгыны булган, янгын 1,7 мең га мәйданны тәшкил итә.
«Регионнар территориясендә урманнарда янгын куркынычы буенча беренче, икенче һәм өченче класслар теркәлә, – диде ул. – Шуңа да карамастан, урман янгыннарына контрольне киметергә ярамый».
Аннары урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар уздыру турындагы нотык белән департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев чыгыш ясады.