Бүген Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Укучыларны укуларын тәмамлау белән ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразыев һәм башкалар котлады.
«Лубян урман-техник көллиятендә узган еллар сезнең йөрәкләрдә җылы истәлекләр булып калсын, – диде балаларга мөрәҗәгать итеп, Равил Кузюров. – Биредә сез дуслар, остазлар таптыгыз, белем һәм тәҗрибә тупладыгыз, ул сезне гомер буе озата барачак».
«Алда сезне бик күп ачышлар көтә. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм башлангычларыгызда уңышлар телим. Хыялларыгызга ышаныгыз, киләчәк сезнең кулда», – дип өстәде ул.
Бүген барлыгы 74 кеше диплом алды.
Исегезгә төшерәбез, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү 1921 елдан алып барыла. Бу вакыт эчендә биредә 10 мең белгеч чыгарылган. Хәзерге вакытта көллияттә урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) юнәлешләре буенча укытыла.