Бүген Синистрлыкта эшчәнлекнең «Урман эталоны» сертификация системасына туры килүен тикшерүне оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлык белгечләре һәм «АЛМ Системы» сертификацияләү органы аудиторлары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар урман идарәсенә һәм Министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең эчке тәэмин итү чылбырына карата тикшерү үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аудит буенча чаралар агымдагы елның 30 июненнән 4 июленә кадәр планлаштырылган. Экспертлар Биләр, Болгар, Лаеш урманчылыкларында, Биләр, Болгар һәм Лаеш урман хуҗалыкларында булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Урман эталоны» ирекле урман сертификациясе – урманнар белән җаваплы идарә итү системасы, ул халыкара танылган таләпләргә һәм иң яхшы тупланган илкүләм практикаларга нигезләнә.
Система агач әзерләүнең законлылыгын, югары социаль һәм экологик таләпләрне үтәүне, тәэмин итү чылбырының бөтенлеген, макулатура һәм икенчел агач материалларын куллануны контрольдә тота, шулай ук климат үзгәрешләренә каршы көрәшкә ярдәм итә.