Кәләй урманчылыгының кишәрлек урманчысы Юрий Федоров «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен практик дәрес үткәрде

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

«Кәләй урманчылыгы» ТР ДКУның Бота кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Юрий Федоров «Урман-Кәләй УББМ» МББУ «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен практик дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерлек кысаларында оештырылды.

Дәрес барышында Юрий Федоров укучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, кошлар, кәүсә, ылыс һәм яфрак кимерүче урман корткычлары төрләре турында искәртте. Шулай ук укучылар үлчәм чәнечкесе, биеклек үлчәгеч һәм буссоль кебек җайланмалардан куллана белүләрен дә күрсәткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International