Татарстан Республикасында республика программалары кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр биналарына ремонт ясала

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Татарстанда иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының әлеге программаларда катнашуы 2028 елга кадәр озайтылды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев сөйләвенчә, хәзерге вакытта Әгерҗе, Азнакай, Арча, Зеленодольск, Минзәлә, Шәһәр яны, Чирмешән урманчылыкларында, Әлмәт һәм Ары урман хуҗалыкларында 9 объект ремонтлана.

«Бу максатларга 70 миллион сум күләмендә финанслау каралган, – дип өстәде ул. – Бинаның торышына карап, эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре, вентиляция, электр белән тәэмин итү, җылыту системалары ремонтлана».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International