Бөгелмә урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау чараларының сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген анализлау өлешендә күмәк күнегүләр үткәрелде

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Бөгелмә урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны саклау чараларының сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген анализлау өлешендә күмәк күнегүләр үткәрелде. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре Тимур Галиев һәм Алексей Мосунов, җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы белгечләре катнашты.

Тренировка урманнарны дәүләт инвентаризациясе эшләрен башкару алдыннан үткәрелде.

Табигатьтә тикшерүләр үткәргәндә белгечләр Бөгелмә урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм файдалану буенча башкарылган чараларның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген бәяләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International