2025 ел башыннан Татарстанда урманнарда 16,1 мең патрульлек башкарылган

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 1 нче яртыеллыгында федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шушы чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 16,1 мең патрульлек, 2,2 мең контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

Административ хокук бозулар турында барлыгы 65 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәү.

Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары урманнан файдаланучыларның гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр кысаларында урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен тикшереп тору һәм кисәтү эшләрен дә алып бардылар.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыру «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International