Татарстанның урман тармагы белгечләре мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Мәсәлән, «Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Виктор Зайкин А.А.Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбендә тематик лекция үткәрде. Ул балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр һәм урман профилендәге һөнәрләр турында сөйләде.
«Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ урманнан файдалану буенча инженеры Елена Талипова Чирмешән лицеенда булды. Очрашу барышында мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, аларның нәтиҗәләре, шулай ук урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белделәр.
Мондый чаралар үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга ярдәм итә һәм балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тудыра.