Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетында катнашучылар билгеләнде

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

«ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсларына йомгак ясалды. Аларның җиңүчеләре Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетында катнашачак, ул агымдагы елның 23 июленнән 25 июленә кадәр «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында узачак.

Беренчелек өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көч сынашачак, шулай ук слетта Томск өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан һәм башка төбәкләрдән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.

Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда дөрес юнәлеш ала белү күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урманнарда янгыннарны сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк. Моннан тыш, слет кысаларында төрле мастер-класслар, конкурслар, квестлар һәм башкалар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International