«Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Эльза Сәлимҗанова «Урман – Җиңү өчен!» балалар рәсеме конкурсында призер булды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Лениногорск районы Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Эльза Сәлимҗанова  «Урман – Җиңү өчен!» балалар рәсеме конкурсында призер булды. Ул 13-16 яшьлекләр арасында өченче урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, «Урман – Җиңү өчен!» Бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсы» Россия Урманны саклау үзәге тарафыннан 2025 елда 2 этапта үткәрде: төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә. Конкурска Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган эшләр кабул ителде. Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләрендә 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге укучылар катнаша алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International