Равил Кузюров: «Безнең төп бурыч – урманнарны янгыннан саклау»

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәте бергәлегендә узган туры эфирда  ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика урманнарын яклау өчен күрелә торган чаралар һәм татарстанлыларның бу эштә ничек ярдәм итә алулары турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда, һава шартларына карамастан, урман янгыннарына контроль кимеми. Хәзерге вакытта республика Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман фондын мониторинглау, «авария хәлендәге» корыган агачларны җыю белән шөгыльләнәләр.

«Безнең төп һәм беренче бурыч – урманнарыбызны янгыннан саклау. Чөнки урман утырту һәм үстерү – елларга сузыла торган эш ул! Уртача алганда 40-50 ел», – дип сөйләде ул.

Министр сүзләренә караганда, урман янгыннары барлыкка килүнең иң еш сәбәбе кеше факторы: урманда ут белән төгәл эш итмәү, кешеләр тәмәке төпчекләрен, чүп-чарны калдыра, ачык ут белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын үтәммләр, шулай ук дача участокларында үлән һәм чүп-чарны яндыру гамәлләре.

Янгын чыгу турында әлеге телефоннар аша хәбәр итәргә мөмкин: 112, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95.

Равил Кузюров эфир тамашачыларына урманга барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен каралган штрафлар һәм башка җәзалар турында искәртте.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган. Физик затларга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр хокук бозу нәтиҗәсендә янгын чыккан һәм урманнарга зыян килгән икән, РФ Җинаять кодексының 261 статьясы буенча җинаять җаваплылыгы да була ала», – дип ассызыклады ул.

Урман янгыннарын профилактикалау белән бергә, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, урманнарыбызның сакланышы турында кайгыртып, башка юнәлешләр буенча да актив эш алып бара. Бу эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Быел урман утыртмаларының торышын бәяләү һәм яхшырту максатында тиешле урман патологиясе тикшеренүләре һәм санитария-савыктыру чаралары 3,5 мең гектар мәйданда үткәреләчәк. Узган елларда корткыч бөҗәкләргә каршы актив көрәш нәтиҗәсендә хәзерге вакытта парсыз ефәк корткычларыннан Татарстан урманнарына куркыныч янамый.

Министр шулай ук соңгы 5 елда законсыз кисү очраклары санының да кимүен билгеләп үтте (71% ка). Урман утыртмаларын законсыз кисүгә каршы көрәшергә урман фондын системалы рәвештә күзәтү, шулай ук халык арасында аңлату эшләре ярдәм итә.

Урман массивында агачларны законсыз кисү яки рөхсәтсез чүплек фактлары ачыкланса, гражданнар «Халык контроле» системасында яисә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә мөрәҗәгать калдыра алалар. Шулай ук Министрлыкның электрон адресына яисә Интернет кабул итү бүлмәсенә хат җибәрергә мөмкин.

Моннан тыш, әлеге хәл турында төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә була.

Шулай ук Равил Кузюров Министрлыкның «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» кебек урман утырту һәм чистарту акцияләрендә катнашучы волонтерларга һәм битараф булмаган гражданнарга рәхмәт белдерде.

Аларда катнашу өчен социаль челтәрләрдә Министрлык яңалыкларын күзәтү дә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International