Татарстанда ел башыннан урман фонды территориясеннән 56 авария хәлендәге агач җыеп алынган

2025 елның 4 июле, җомга

Татарстан Республикасында 2025 ел башыннан урман фонды территориясеннән 56 авария хәлендәге агач алынган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин сөйләде.

«Эшләр ведомство буйсынуындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан башкарылды, – дип билгеләп үтте ул. – Авария хәлендәге агачлар гражданнарның Министрлыкка җибәрелгән мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре буенча кисүгә билгеләнде».

Исегезгә төшерәбез, структур кимчелекләре булган агачлар, шул исәптән черек, тамырлары ярылган, куркыныч булып иелеп торган, бөтен агачның яки аның бер өлешенең егылуына һәм дәүләт, муниципаль милеккә, шулай ук гражданнарның милкенә һәм сәламәтлегенә зыян китерергә сәләтле агачлар авария хәлендә дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International