Азнакай урманчылыгы территориясендә урман фондын төзекләндерү эшләре алып барыла. Ел башыннан янгынга каршы һәм урманнарны яклау тематикасына 30 мәгълүмат щиты һәм баннер ремонтланган. Бу хакта җитәкче-урманчы урынбасары Нурия Шәрифуллина сөйләде.
«Шулай ук төзекләндерү кысаларында урманнарга килүче гражданнарның 5 ял итү зонасы ремонтланды, – дип өстәде Нурия Шәрифуллина. – Мондый эшләр урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексы белән каралган».