Равил Кузюров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәислегендә Теләче авылындагы хакимият бинасында узды.

Үзенең чыгышында ул агымдагы урман янгыннары торышы һәм урманнарны янгыннан саклау буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.

«Бүгенге көнгә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында башка категория җирләрдә, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә 432 термик нокта һәм 335 яну очрагы теркәлгән, – диде Равил Кузюров. – Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 2 мәртәбә артыграк».

«Республика территориясендә яуган яңгырлар янгын куркынычы классын беренчегә кадәр киметергә ярдәм итте. Әмма шуңа да карамастан, без урман янгыннарына контрольне киметмибез», – дип өстәде ул.

Урман фонды территориясендә урман янгыннарын вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршындагы II типтагы 20 урман янгыннары станциясе һәм Урман-янгын үзәге каршындагы III типтагы 5 урман янгыннары станциясе, шулай ук янгынга каршы инвентарь туплауның 14 пункты эшли.

Хәзерге вакытта янгын куркынычы торышына космик һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла. Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International