Татарстан «Хәтер бакчасы» акциясе йомгаклары буенча ТОП-10 нәтиҗәле регион исемлегенә керде

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясалды һәм илнең иң актив 10 төбәген билгеләделәр.

Акциянең алтынчы сезонында Россиядә һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 30 миллионнан артык агач утыртылды. Акциягә 500 меңгә якын кеше кушылды.

Утыртылган агачлар саны буенча иң нәтиҗәле 10 төбәк исемлегенә Саратов, Иркутск, Кемерово өлкәләре, Калмыкия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Алтай крае, Татарстан Республикасы, шулай ук Чиләбе һәм Тверь өлкәләре кергән.

Татарстан шулай ук локацияләр һәм массакүләм мәгълүмат чараларында  мәкаләләр саны буенча лидер регионнар рәтенә керде.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» акциясе Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International