ТР Урманны саклау үзәге белгечләре 2025 елның икенче яртыеллыгына урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы фаразын әзерләделәр

2025 елның 8 июле, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре тарафыннан 2025 елның икенче яртыеллыгына урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы фаразы төзелде.

Мәгълүматларга караганда, быелның беренче яртыеллыгында республикада утыртмаларның торышына урман авырулары һәм туфрак-климат факторлары аеруча көчле йогынты ясаган. Бу факторлар тәэсирендә какшаган утыртмаларның мәйданы 10,3 мең га тәшкил итә. Һәлак булган утыртмалар ачыкланмаган.

Агачларның коруын булдырмас өчен, икенче яртыеллыкта, санитария-савыктыру чараларын билгеләү максатыннан, урман патологиясе тикшеренүләре үткәреләчәк. Шулай ук урман корткычларын исәпкә алу да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International