Татарстанда 3,1 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. Чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 8 июленә урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 3.1 мең га мәйданда башкарылган (планның 20%).

Эш күләме буенча лидерлар арасында – республиканың Баулы, Кызыл Йолдыз һәм Нурлат урман хуҗалыклары хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International