Бүген Казанда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов кыскача Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы һәм тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
«Урман хуҗалыгы квалификацияле белгечләргә мохтаҗ, сезне безнең бердәм командабызның бер өлеше булырга чакырабыз, – диде ул. – Сезне югары уку йортын тәмамлавыгыз белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, максатларга ирешүдә кыюлык һәм ныклык, шулай ук барлык башлангычларыгызда уңышлар телим».
Барлыгы 30дан артык кеше югары белем турында диплом алды.
Исегезгә төшерәбез, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты 2003 елда оештырылган иде. Хәзерге вакытта факультетта «Урманчылык һәм урман культуралары» һәм «Таксация һәм урман тармагы икътисады» кафедралары бар. Урманчылык дисциплиналары белән беррәттән, студентлар «Ландшафт белеме», «Урман-парк хуҗалыгы нигезләре», «Шәһәрләрне һәм торак пунктларны яшелләндерү» кебек фәннәрне өйрәнәләр.