Татарстанда урман орлыкчылыгы объектларын карау эшләре алып барыла

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында, 2025 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында, урман орлыкчылыгы объектларын карау эшләре алып барыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны башкару «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев сөйләвенчә, кайгырту үләннәрне, агачлардагы корыган ботакларны, рәт араларында кирәкмәгән агач үсемлекләрен бетерүне, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салуны һәм яңартуны күздә тота.

«Даими урман орлыклары кишәрлекләрен һәм плантацияләрне карау эшләре урман утыртмаларының сыйфатын һәм тотрыклылыгын яхшыртуга һәм урманнарны нәселдәнлек сыйфатлары яхшыртылган орлыклар белән яңартуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Тимур Галиев. – Алар җәй-көзге чорда үткәреләчәк».

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында булган даими урман орлыкларының гомуми мәйданы – 1251 га, урман орлыгы плантацияләре 91 га тәшкил итә. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International