«Кама урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре ликвидлы булмаган агачны җыю эшләрен төгәлләделәр. Бу хакта урман хуҗалыгы директоры Фәрит Мөгминов сөйләде.
«Быел ликвидлы булмаган агач 55 гектар мәйданда җыелды, бу планның 100% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөгминов. – Көчле җилләр һәм башка тискәре факторлар тәэсирендә ауган агачлар киселде һәм череп бетү өчен утынлыкларга урнаштырылды».
«Ликвидлы булмаган агачларны җыю – санитария-савыктыру чараларының иң мөһим төрләренең берсе. Мондый эшләр урман фондының санитар торышын яхшырту, урман корткычлары барлыкка килүне кисәтү һәм урман янгыннары чыгу куркынычын киметү максатларында башкарыла», – дип өстәде ул.