Татарстан «Россиянең ел агачы – 2025» конкурсында себер чыршысын тәкъдим итә

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

«Россия ел агачы – 2025» конкурсы кысаларында www.rosdrevo.ru сайтында тавыш бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу конкурста Татарстан Республикасын «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгында үсә торган себер чыршысы тәкъдим итә. Әлеге чыршы 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» статусына лаек булган һәм бүгенге көндә аңа инде 138 ел, ә биеклеге 30 метрдан артыграк.

Бу тарихи агач дворян Владимир һәм Елизавета Молоствовлар утары янында урнашкан, анда сугыш геройлары, губернаторлар, музыкантлар, әдәбиятчылар һәм галимнәр килеп йөргән. Молоствовлар Жуковский, Пушкин, Даль, Баратынский, Толстой, Горький һәм Гете белән дус була. Агач үскән ачык урыннан Идел һәм Болгар шәһәре күренеп тора. Анда еш кына туристлар һәм республика халкы кунак була.

Тавыш бирү быелның 1 августына кадәр дәвам итәчәк, Татарстаннан конкурс номеры – 9.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International