ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнар оборонасы буенча дәрес узды

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнар оборонасы дәресе узды. Аның кысаларында Министрлык хезмәткәрләре табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, шулай ук террорчылык акты кылыну куркынычы турында мәгълүмат алган очракта гамәл кылу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр алдылар.

Дәрестә катнашучылар саклау корылмалары, эвакуация төрләре һ.б. турында белделәр. Шулай ук ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән багланышларга аерым игътибар бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International