«Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерләнәләр

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев Питрәч районының «Ф.А.Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Урман Робинзоннары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Чара Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерлек кысаларында оештырылды.

Дәрес барышында Фәнил Фазлыев укучыларга урман экосистемаларын саклауның мөһимлеге һәм урман торгызуга заманча якын килүләр турында сөйләде. Шулай ук урманнарны янгыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау мәсьәләләренә дә аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, балалар үлчәү чәнечкесен, высотометр һәм буссоль кулланырга өйрәнделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты агымдагы елның июль ахырында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International