Ecowiki.ru порталында «Лес не без добрых людей» онлайн-марафоны уза. Ул урман янгыннарын кисәтүгә багышланган.
Онлайн-марафон сигез биремнән тора. Биремнәрне үтәп, марафонда катнашучылар кеше китереп чыгарган урман янгыннарын булдырмауга өлеш кертәчәк, климат үзгәрүенә йогынтысын киметеп, инде зыян күргән урман территорияләрен торгызырга ярдәм итәчәкләр.
Марафонда катнашу өчен https://ecowiki.ru/ сайтында теркәлергә, бер яки берничә тәкъдим ителгән биремне үтәргә һәм социаль челтәрләрдә үз гамәлләрең турында #эковики #леснебездобрыхлюдей хештегларын кулланып сөйләргә кирәк.