Бөгелмә урманчылыгы территориясендә урман культураларын агротехник карау эшләре уздырыла. «Мондый чараларны үтәү – урман культураларын булдыру һәм үстерү процессында мөһим этап, – дип билгеләде урманнарны торгызу буенча инженер Нурфия Ибраһимова. – Шулай итеп, без үсемлекләрне тамырдан тукландыру шартларын яхшырта алабыз, аларның үсеп китүен, сакланышын һәм урман культураларының тиз үсешен тәэмин итә алабыз. Бүгенге көндә мондый эшләр 100 гектар мәйданда башкарылган, план буенча барлыгы – 489 гектар».
Тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча агымдагы елның 11 июленә урман культураларын агротехник карау эшләре 3,1 мең га мәйданда башкарылган.