Татарстан Республикасында 2025 елда башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү дәвам итә. Мониторинг «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге белгечләре мондый тикшерүләр белән Зеленодольск, Түбән Кама, Тәтеш, Әлки, Лаеш һәм Мамадыш муниципаль районнарында булдылар.
Тикшерү йомгаклары буенча Зеленодольск, Түбән Кама, Тәтеш, Әлки, Лаеш һәм Кама урманчылыклары территорияләрендә урман торгызу чараларының тиешле таләпләр нигезендә вакытында агротехник срокларда башкарылуы ачыкланды.
Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».