«Әлмәт урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Әлмәт районының «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен практик дәрес үткәрделәр. Чара Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерлек кысаларында оештырылды.
Очрашу барышында кишәрлек урманчылары Ирек Гыйбадуллин һәм Әдип Шәңгәрәев укучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре турында искә төшерделәр. Алар шулай ук урман утыртмаларын саклау һәм торгызу ысуллары турында да сөйләделәр. Практик күнекмәләргә дә аерым игътибар бирелде: балалар үлчәү чәнечкесен, высотометр һәм буссоль кулланырга өйрәнделәр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты агымдагы елның июль ахырында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак.