Татарстанда 1702 гектарда урман торгызу эшләре башкарылды

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 1702 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

Шул исәптән урманнарны ясалма торгызу – 1450 гектарда, катнаш торгызу – 2 гектарда, табигый торгызу 250 гектарда башкарылган.

«Хәзерге вакытта табигый урман торгызу эшләре алып барыла. Ул туфрак өслеген минеральләштерүне, агачларны аударганда үсентеләрне табигый рәвештә үстерү һәм саклауны күздә тота, – диде Равил Кузюров. – Барлыгы быел мондый эшләр 1098 гектар мәйданда планлаштырылган».

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында эшнең тагын бер юнәлеше – урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү. Якын арада белгечләр каен орлыкларын җыя башлаячаклар», – дип өстәде Равил Кузюров.

Ел башыннан 640 кг ылыслы токым орлыгы җыелган, шул исәптән нарат орлыгы – 533 кг, чыршы орлыгы – 69 кг, карагай орлыгы – 38 кг. Быел барлыгы 11455 кг урман үсемлеге орлыгын әзерләргә кирәк.

«Моннан тыш, быел 2,5 мең гектар мәйданлы урман культураларын хуҗалык ягыннан кыйммәтле токымнар категориясенә күчерергә кирәк булачак. Бу эшләр көзге чорда башкарылачак», – дип тәмамлады министр.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %»,  «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International