Агымдагы елның июль башында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белгечләре урманнарны таксацияләү буенча кыр эшләрен үткәрүнең сыйфатына һәм Нурлат урманчылыгы территориясендә урманнарны саклау чараларын проектлауга күчмә тикшерү үткәрделәр.
«Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә урманнарны таксацияләү Нурлат урманчылыгының барлык мәйданының 34% өлешендә күз үлчәме белән 1 таксация разряды буенча «ПАРМ-Таксатор» программа комплексын кулланып һәм урман утыртмаларын фотофиксацияләп башкарылган.
Тикшерү йомгаклары буенча урманнарның таксациясенең урман төзелеше инструкциясе таләпләре нигезендә башкарылуы, урманнарны саклау чараларын проектлауның гамәлдәге законнар нигезендә башкарылуы ачыкланды.