Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, 2025 елның 16 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда IV класслы янгын куркынычы көтелә.
Урман янгыннарына юл куймау максатыннан, Татарстан Республикасында космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычына мониторинг алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла.
Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.