Рослесхозда урман янгыннарын кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Федерациясендә килеп туган урман-янгын хәлләре буенча фикер алыштылар.

Ел башыннан илдә 4,8 мең урман янгыны булган, янгын 4,2 млн.га мәйданны узган.

Янгынга каршы махсус режим Россия Федерациясенең 55 субъектында урнаштырылган, гадәттән тыш хәл режимы 4 төбәктә кертелгән: Бурятия Республикасының бөтен территориясендә, Красноярск краенда, Иркутск өлкәсенең Түбән Уда муниципаль районында, Луганск Халык Республикасының Северодонецк шәһәре шәһәр округында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International