Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны башкару «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 июленә республикада 47,7 км озынлыкта (планның 42,8%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 178,3 км (41,8%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.
Ике төр эшне дә республиканың Болгар, Бөгелмә, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Ары, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре төгәлләде.