Татарстан Республикасында «Урман-янгын үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.
Ел башыннан урманнарны саклау буенча туры линиянең (8-800-100-94-00) төбәк диспетчерлык хезмәтенә 22 мөрәҗәгать, РДС стационар номеры буенча (8 (843) 221-37-95) 26 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 235 хәбәр кергән.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.