Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды.
Видеоконференция режимында узган чарада Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт директоры урынбасары Юрий Варакин һәм төбәкләрдәге урман ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады.
Утырыш барышында урман янгыннарына бәйле хәлләр каралды. Катнашучылар урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, урман фонды җирләрен патрульләү, янгынга каршы чаралар башкару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.