Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы урман патологиясе мониторингын үткәрүдәге үзгәрешләр турында хәбәр итә.
Документ нигезендә, дәүләт урман патологиясе мониторингы җир өсте яки дистанцион методлар ярдәмендә генә түгел, ә шулай ук лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә дә тормышка ашырылырга мөмкин. Аерым алганда, урман утыртмаларының санитария торышын бәяләгәндә хәзер ДНК-диагностика методын кулланырга мөмкин.
«Тикшеренүләр уздыру өчен кирәкле хокукый нигез булдыру аны куллануны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу күзәтүләр кысаларында алынган мәгълүматларның дөреслеген арттырырга – аерым алганда, зарарлы организмнарның төрләрен төгәлрәк билгеләргә, аларның популяциясе торышын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский.
Белешмә өчен:
* Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Дәүләт урман патологиясе мониторингын гамәлгә ашыру тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 177 номерлы боерыгы.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте