Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында алдагы чорга эшнең төп юнәлешләрен билгеләделәр

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта киңәшмә узды, анда алдагы чорга эшнең төп юнәлешләре каралды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

Ул сөйләгәнчә, «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, 2025 елның 17 июленә 472 термик нокта һәм башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә 338 янгын чыгу очрагы теркәлгән. «Күрсәткечләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 мәртәбә югарырак», – дип билгеләп үтте Илгизәр Зарипов.

«Алдагы ял көннәрендә урманнарда янгын куркынычы югары булыр дип фаразлана. Шуңа бәйле рәвештә янгын куркынычы булган вәзгыять мониторингын көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады ул.

Киңәшмә барышында шулай ук Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасына ретроспектив мәгълүматлар йөкләү һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ кабул итү кампаниясенең барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә янгын чыгу турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кушты.

«Шулай ук урман янәшәсендәге территорияләрне биләүче яки файдаланучы затлар белән аларны чистарту яисә янгынга каршы минераллаштырылган полосаны аеру кирәклеге турында эшне көчәйтергә кирәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International