Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетына әзерлек кысаларында «Баулы урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Виктор Фокин Баулы районының «Алексеевск төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде.
Очрашу барышында Виктор Фокин укучыларга урман культураларын утырту һәм аларны карау технологияләре, урман янгыннарын сүндерүнең заманча ысуллары турында сөйләде. Шулай ук махсус инструментлар – үлчәү чәнечкесе, биеклек үлчәү һәм буссоль куллануга аерым игътибар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты агымдагы елның 23 июленнән 25 июленә кадәр «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак.