«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Мөхәммәтгали Нәҗиповны 75 яшьлек юбилее белән котладылар. Белгечләр ветеранга бүләк, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Мөхәммәтгали Нәҗипов 1950 елның 17 июлендә Кукмара районы Битләнгур авылында туган. Урман хуҗалыгында хезмәт юлын 1973 елда Әгерҗе урманчылыгы урманчысы ярдәмчесе вазыйфасында башлаган. Һөнәри үсешнең барлык баскычларын үтеп, 1991 елда ул Әгерҗе урман хуҗалыгы директоры итеп билгеләнә. Мөхәммәтгали Нәҗип улы бу вазыйфада 2013 елга кадәр эшли.
Аның җитәкчелегендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу чараларының нәтиҗәлелеге шактый арттырыла, урман хуҗалыгының матди-техник базасы ныгытыла, хезмәткәрләрнең эш шартлары яхшыртыла.
Югары профессиональлек, сайлаган һөнәргә тугрылык һәм озак еллар фидакарь хезмәт өчен Мөхәммәтгали Нәҗипов «Россиянең урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» билгесе белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.