Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Россия Федерациясе Урман комплексын үстерү мәсьәләләре советының күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Киров шәһәрендә РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе урынбасары Юрий Воробьев рәислегендә узды.
Үзенең чыгышында ул катнашучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды.
Равил Кузюров хәзерге вакытта урманнарның гомуми мәйданы – 1 млн. 259,8 мең га, урман фонды җирләре – 1 млн. 224,8 мең га, урманлылык дәрәҗәсе 17,4%, дип сөйләде.
«2019-2024 елларда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында кысаларында 21 мең гектардан артык мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды, – дип билгеләп үтте ул. – Быелдан башлап эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча алып барыла. Ел саен 11,5 тоннадан да ким булмаган күләмдә орлык әзерләнә, шулай ук 30 миллионнан артык стандарт утырту материалы үстерелә».
Моннан тыш, төбәктә ел саен башка категория җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырыла. 2019-2024 елларда алар 14,9 мең га мәйданда утыртылган.
«Урманнарны янгыннан саклауга аерым игътибар бирелә, – дип өстәде Равил Кузюров. – Контроль, уздырылган янгынга каршы чаралар, шулай ук барлык структуралар һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә соңгы елларда янгын куркынычы булган сезоннарда гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмады».
Шул ук вакытта министр Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү, урманнарны төзекләндерү эшләрен башкару, тоту өчен исәпләп чыгарылган урман бүлемтеген үзләштерү һ.б. мәсьәләләргә тукталды.
Урман хуҗалыкларының өлгергән һәм картайган утыртмаларны кисү мөмкинлеге булмау кыен мәсьәләләрнең берсе булып кала, дип ассызыклады министр. Өлгергән һәм картайган утыртмалардан агач әзерләү Россия Федерациясе субъектының Урман планы, урманчылыкның урман хуҗалыгы регламенты һәм арендага бирелгән урман кишәрлегендә урманнарны үзләштерү проекты нигезендә аренда шартнамәләре нигезендә гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан гына гамәлгә ашырылырга мөмкин. Өлгергән һәм картайган утыртмаларның туплануы урманнарның экологик һәм санитария торышының начараюына китерә.
«Урман законнарын камилләштерү максатларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә, «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты эшләнгән. Россия Федерациясе Урман комплексын үстерү мәсьәләләре советының әлеге закон проектын хуплавын сорыйбыз», – дип йомгаклады Равил Кузюров.