Татарстанның урман тармагы белгечләре ВИПКЛХ квалификация күтәрү курсларын уздылар

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Һөнәри дәрәҗәне күтәрү максатларында, Татарстанның урман тармагы белгечләре «Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениесендә квалификация күтәрү курсларын уздылар. Укыту программасы урманнар белән дәүләт тарафыннан идарә итү мәсьәләләренә багышланган иде һәм урманнан файдалану, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге заманча алымнарны үз эченә алды.

Тыңлаучылар составында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Алсу Мостафина, Алабуга урманчылыгының урман торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова, Әлмәт урманчылыгының урман торгызу буенча инженеры Диана Әюпова, Саба урманчылыгының урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Зоя Мултанова һәм Лаеш районының урманны саклау һәм яклау буенча инженеры Гүзәл Газизуллина бар иде.

Белем бирү курсы белгечләрнең белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерүгә, шулай ук законнардагы соңгы үзгәрешләр һәм урман хуҗалыгындагы алдынгы технологияләр белән танышуга юнәлдерелгән иде.

Уку кысаларында мәктәп урманчылыкларын үстерүгә, яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүнең мөһим юнәлешенә аерым игътибар бирелде. Курслар кысаларында мәктәп урманчылыклары эшен оештыру, белем бирү программаларын эшләү, укучыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International