«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре Лениногорск, Лаеш һәм Биләр урманчылыкларында 100 гектардан артык мәйданда урман утыртмалары үсмәгән һәм урман торгызуны таләп итә торган җирләрне тикшерделәр. Эшләр урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында башкарылды.
Тикшерүнең максаты урман торгызуның мөмкин булган ысуллары – табигый, ясалма яки катнаш ысулларны билгеләү иде.
Лениногорск һәм Лаеш урманчылыкларында анализ нәтиҗәләре буенча белгечләр тарафыннан 28,7 гектарда урман торгызу буенча киңәшләр бирелде.
Бергә кушылмаган культуралар һәм үсентеләр булган тикшерелгән кишәрлекләр мәйданы гомуми тикшерелгән мәйданның 38,9% өлешен алып тора. Урман торгызу өчен яраксыз җирләр, атап әйткәндә, сазлыклар, комнар, текә битләүләр, аралыклар, печәнлекләр 22,6% тәшкил итә.