Соңгы 5 елда «Урман хуҗалыгын үстерү» республика программасы буенча 166 берәмлек техника һәм җайланма сатып алынды

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән соңгы 5 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы сизелерлек яңартылды.

2020-2024 елларда «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы кысаларында барлыгы 166 берәмлек техника һәм җайланма сатып алынды.

Сатып алынган техника һәм җайланмалар исемлегенә LADA Niva Travel автомобильләре, «Беларус-82.1» тракторлары, КАМАЗ базасындагы сортимент ташу машиналары, «Беларус» базасындагы мульчерлар, урман культуралары өчен асылмалы җайланмалар, утын вату линияләре, ранецлы урман янгын сүндергечләре һәм башкалар керде.

«Сатып алынган техника безнең эшнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирде, – диде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев. – Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексын үткәрү өчен актив кулланыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International