23-25 июльдә Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты узачак

2025 елның 22 июле, сишәмбе

2025 елның 23 июленнән 25 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты узачак.

Беренчелек өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көч сынашачак, шулай ук слетта Томск өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан һәм Чуашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.

«Татарстанның мәктәп урманчылыклары слеты – белемнәрне тикшерү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа танышу өчен уникаль мәйданчык, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Мондый чаралар яңа экологик проектларны булдыру һәм гамәлгә ашыру өчен дә ярдәм итә. Без үсеп килүче буынның урман хуҗалыгына һәм экологиягә кызыксыну дәрәҗәсенең үсүен күреп шатланабыз, чөнки безнең урман байлыкларын саклау һәм арттыру аларның мөнәсәбәтенә бәйле бит».

Слет кысаларында «Яшь урманчылар» конкурсы үткәреләчәк. Катнашучыларга эссе язарга һәм «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Туфракны өйрәнү», «Янгын сүндерү», «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» һәм «Хезмәтне саклау» юнәлешләре буенча гамәли биремнәр башкарырга туры киләчәк. Балалар урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен, үсентеләр утырту һәм урман хуҗалыгы җайланмаларыннан файдалану күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.

Шулай ук «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге, «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы – Көнчыгыш-Европа УСС һәм «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең әйдәп баручы экспертларыннан белем бирү программалары оештырылачак. Укучылар урман төзекләндерү планшетларын күрә алачак, чүп-чарны аерып җыю кагыйдәләре һәм урман тармагындагы соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында беләчәк.

Шулар белән беррәттән, урман янгыннарын сүндерү, үсемлекләрне клонлаштыру, дару үләннәре киптерү, нәфис бизәкләр ясау, брелкалар ясау һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International